15 нче апрель көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында булачак әниләр өчен «Төп статус» клубы кысаларында «Бәхетемне эчтән җылытам» дигән онлайн-дәрес узды. Дәреснең максаты – ана һәм баланың эмоциональ бәйләнешен җайга салу.
Гаилә белән эшләү буенча белгеч Алена Филаретова «Туганга кадәр тормыш» дигән мини-лекция укыды, катнашучыларга «Болытлар» разминкасы, «Эчке дөнья серләре» дигән рәсем тестын тәкъдим итте. Мондый дәресләр булачак әниләргә яңа күнекмәләр алырга, балалар белән аралашуда яңа чикләр табарга, эмоциональ фонны ныгытырга ярдәм итә.
Онлайн-дәрестә алты кеше катнашты.