«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү, янгын сүндерүчеләргә һәм аларның эшенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен 64нче янгын куркынычсызлыгы бүлегенә экскурсия оештырылды.

Янгын сүндерүчеләр балаларга каравыл бүлмәләрен, дежур-диспетчерлык хезмәтен, ял бүлмәсен күрсәттеләр. Янгын сүндерү машинасын карау аеруча зур кызыксыну уятты. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Экскурсиядән соң балаларның күбесе янгын сүндерүче булырга теләделәр.

Чара кысаларында приютта тәрбияләнүчеләргә шулай ук янгын очрагында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм янгынны профилактикалау чаралары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International