Волонтерлар һәм «Веста» үзәге «Игелекле хезмәтләр көне» акциясен уздырдылар

2022 елның 15 апреле, җомга

«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Игелекле хезмәтләр көне» дигән акция уздырганнар. Әлеге чара яшьләргә кеше мөнәсәбәтләре кыйммәтләре турында искә төшерүгә, өлкәннәр турында кайгыртуга, рәхмәт һәм шәфкатьлелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Акция кысаларында волонтерлар сугыш чоры баласы Людмила Николаевнага кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Балалар аңа көнкүреш мәшәкатьләрендә булышалар – кибеткә азык-төлек, даруханәгә дарулар артыннан баралар. Людмила Николаевна балаларга күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Саубуллашканда волонтерлар өлкән кешене көндәлек эшләрдә ярдәм кирәк булганда аларга мөрәҗәгать итүләрен сорадылар.

Бу чара балаларны игелекле эшләргә этәрде, ә Людмила Николаевна яшьләр өлкән буынның героик үткәне турында белә һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуына тагын бер кат инанды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International