«Тәтеш балкышы» үзәге ведомствоара тикшерүләр үткәрә

2022 елның 15 апреле, җомга

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокларга даими рәвештә барып торалар. Ведомствоара төркем составына опека һәм попечительлек секторы белгече һәм балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор керә.

14 апрельдә 2 нче социаль участокка чыгу оештырылды, бер атна элек – 6 нчы участокка. Чараның максаты – балигъ булмаганнарның яшәү шартларын, автоном янгын белдерүчеләрнең төзеклеген тикшерү һәм төзек булмаган батарейкаларны алыштыру. Очрашу барышында шулай ук ата-аналарга һәм балаларга гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча консультация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International