13 апрель көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары Әхнәф Вәлиев һәм Фәния Луконина балалар иҗат йорты базасында мультипликация студиясендә булдылар. Чараның максаты – үз көчең белән мультфильм ясау.
Эшкә керешкәнче педагог Наталья Нәбиуллина теоретик белемнәре белән уртаклашты, нинди мультфильмнар булуы турында сөйләде. Интернат-йорты карамагындагыларга мультфильм булдыру алгоритмын, персонажны җанландыру өчен анимация эффектларын аңлаттылар. Шуннан соң өлкәннәр зур кызыксыну белән эшкә кереште. Әхнәф Вәлиев һәм Фәния Луконина биремне бик яхшы үтәделәр һәм башкарылган эшләрдән канәгать калдылар.