Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы кысаларында социаль хезмәтләр алучыларның шәхси гигиенасына аерым игътибар бирелә. Һәр кеше өчен индивидуаль тәрбияләү планы эшләнгән. Тернәкләндерү буенча белгеч Ләйсән Рәшидовна процедураларның үтәлешен даими контрольдә тота.
Белгеч Равил Маратович һәр көнне чәчләрне карау буенча чаралар үткәрә, аларның төп максаты – карамактагыларның тормыш сыйфатын күтәрү. Чәчләрне юу, көн саен тарау, кисү яхшы кәеф тудыра.
«Аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучыларга шәхси гигиенаны саклау кебек гамәлләрне мөстәкыйль башкару кыен, шуңа күрә караучылар көн саен тән, чәч, тешләр чисталыгын сакларга булыша», – ди социаль эш буенча белгеч Ләйсән Рәшидовна.