«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 13 апрель көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына район үзәк хастаханәсенең табиблар бригадасы килеп китте.
Тар белгечләр өлкән яшьтәге кеше организмына хас авыруларны профилактикалау һәм ачыклау максаты белән социаль хезмәт алучыларга тирәнтен медицина тикшерүе уздырдылар. Анализ һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча пенсионерларга дәвалау курслары билгеләнгән.
Алга таба инвалидлыкны рәсмиләштерү һәм социаль хезмәт алучыларны тернәкләндерү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасын актуальләштерү буенча эшне оештыру планлаштырыла.
Диспансеризация белән интернат-йортта яшәүчеләрнең 100 проценты колачланган.
Белгечләр шулай ук учреждение хезмәткәрләренә яңа коронавирус инфекциясеннән ревакцинациянең мөһимлеге турында сөйләделәр.