Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә адаптив физик культура буенча белгеч Александра Пензина тернәкләнү узучы ата-аналар һәм аларның балалары өчен спорт-сәламәтләндерү дәресләре циклы оештырган. «Сәламәт арка», «Пилатес» һәм «Стретчинг» гаилә тренировкаларына теләгән һәркем йөри ала.
Белгеч билгеләп үткәнчә, дәресләрдә чикләүләр юк, иң мөһиме – әти-әниләрнең балалар белән системалы рәвештә шөгыльләнү теләге. Гаилә дәресләре һәм спорт белән мавыгу ата-ана һәм бала арасында үзара аңлашуны сизелерлек яхшырта, бер-береңне яхшырак белергә ярдәм итә, гаиләнең психоэмоциональ торышын ныгыта.
Шулай итеп, «Астра»да тернәкләнү чорында үзәк карамагындагы балалар гына түгел, аларның законлы вәкилләре дә сәламәтлекләрен яхшырталар.