«Ялкын» социаль приютында патриотик юнәлешле дәрес

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

«Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр хокук саклау хәрәкәте хезмәткәрләре Денис Никитенко җитәкчелегендә Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашу уздырдылар. Балалар белән яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү нигезләре һәм хәрби-спорт уеннары үзәге эшчәнлегенең юнәлешләре турында фикер алыштылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләрне «Страйкбол» уены кагыйдәләре белән таныштырдылар, аларга төрле корал һәм экипировка төрләрен күрсәттеләр.

Тәрбияләнүчеләр арасыннан биш бала үзәк сафына керде.

Чарадан соң чәй эчү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International