Өлкәннәр белән индивидуаль социаль-тернәкләндерү эше нәтиҗәләр бирә

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт алучылар белән социаль-тернәкләндерү чараларын актив үткәрә.

Мәсәлән, хезмәт алучы Сәмигә Шәйгардан кызы соңгы вакытта кул авыртуларына зарлана башлады, ул кашык тоту, нинди дә булса әйберләрне күтәрү, төймәләрне каптыру, яулык бәйләү кебек көнкүреш гамәлләрне башкаруда кыенлыклар белән каршылашты. Куллар өчен күнегүләр хәрәкәт активлыгын яхшырттылар, югалган функцияләрне торгызырга булыштылар. Хәзер тыл хезмәтчәннәренең күп кенә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре яңадан торгызыла.

«Күп кенә шартларда кешегә ярдәм итүнең иң яхшы ысулы – аның шәхси сәләтләрен хуплау, игътибарлык һәм кайгырту», – диләр комплекслы үзәк белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International