Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары Җиңү көненә концерт программасын әзерли башладылар.
Инде берничә ел учреждениедә вокал терапиясе буенча дәресләр үткәрәләр, «Мин яратам сине, тормыш!» түгәрәге эшли, аны Югары Ослан ветераннар хоры җитәкчесе Миңнегөл Шәйдуллина алып бара. Репетицияләргә чал чәчле солистлар бик җаваплы карый, балачактан таныш булган сугыш елларының яраткан җырларын башкара, яшьрәкләрне энтузиазмнары белән җанландыра. Кагыйдә буларак, 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Ивановна Отставнова беренче җырлый башлый. Олы яшьтә булуына карамастан, Лариса Ивановна барысын да үзенең тормыш сөючәнлеге һәм кешеләргә файдалы булу теләге белән яулый.
Социаль хезмәт алучылар үз концерт программасы белән 9 майда «Сугыштан соң кичке алтыда» район чарасында чыгыш ясар дип көтелә.