Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр Космонавтика көненә багышланган чаралар уздырганнар.
Өлкәннәр «Поле чудес» уенында катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, аппликация ясадылар. Чара барышында белгечләр өлкәннәргә Космонавтика көненең тарихын һәм традицияләрен искә төшерделәр, шулай ук космонавтлар турында сөйләштеләр. Катнашучылар ул вакытта телевизордан күрсәткән күп кенә кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр.
Декор элементлары белән аны социаль хезмәтләр алучылар үзләре бизәгән.
Чарада интернат-йортта яшәүче 25 кеше катнашты.