Кичә Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт чарасы узды.
Социаль хезмәт алучылар бик теләп спорт эстафеталарында ярыштылар. Чара барышында бәйрәм атмосферасы һәм күңел күтәренкелеге хөкем сөрде. Өлкәннәр һәм инвалидлар күтәренке кәеф белән таралыштылар. Күңелле стартларда иң актив катнашучылар медальләр белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасыннан соң истәлеккә фотога төштеләр.
Чарада 16 социаль хезмәт алучы катнашты. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый эстафеталар өлкәннәргә физик активлык күрсәтергә ярдәм итә.