12 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Рунет көне» дип исемләнгән чара үткәрелде. Ул Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында оештырылды.
Чара заманча мәгълүмати-коммуникацион мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен үстерү юлы белән социаль хезмәтләр алучыларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Тернәкләнүчеләр Россия интернетының тарихы, Рунет аббревиатурасы, Бөтендөнья пәрәвезенең плюслары һәм минуслары турында белделәр. Шулай ук катнашучылар өчен төрле уеннар, куркынычсызлык һәм интернет-җинаятьчелек очраклары турында викторина үткәрелде.
Чарада 10 кеше катнашты.