Азнакай интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр смотр-конкурста чыгыш ясадылар

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Социаль хезмәт алучылар һәм Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре Актүбә бистәсе предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасында үткәрелгән үзешчән сәнгать смотр-конкурсының гала-концертында актив катнаштылар.

«Нәфис сүз» номинациясендә интернат-йорт сакчысы Раил Хәмидуллин 1 урынны яулады. Ул «Рус традицияләре» шигыре белән чыгыш ясады. Ә сакчы Даниил Латыйпов смотр-конкурсның алып баручыларның берсе иде.

Социаль хезмәт алучылар арасында Александр Аськаев аерылып торды. «Ялгыз бүре» композициясен башкарып, ул соло чыгыш ясаган вокалчылар арасында иң яхшысы булды.

Барлык катнашучылар һәм призерлар дипломнар һәм бүләк сертификатлары белән бүләкләнде. Моннан тыш, Актүбә бистәсе башлыгы А.Л. Севостьянов интернат-йорт директоры В.Ч. Баландинага һәм учреждение коллективына әлеге чарада актив катнашканнары өчен рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International