Минзәләдә гаилә кыйммәтләрен саклау темасына түгәрәк өстәл узган

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Узган җомгада, 8 апрельдә, Минзәлә шәһәренең «Ялкын» яшьләр үзәгендә Режиссер Елена Пискареваның «Сайлау хокукы» дигән абортлар проблемасы турында тулы метражлы фильм һәм «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау» темасына түгәрәк өстәл узды. Чаралар абортларны комплекслы профилактикалауның «Плюс бер» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Кино карауда 98 кеше – авыл хуҗалыгы техникумы студентлары һәм өлкән сыйныф укучылары катнашты. Фильмны тәкъдир итү алдыннан алар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм Минзәлә үзәк район хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбәрәкшин чыгыш ясадылар. Руханилар Роман Храмутичев һәм Рәмзил Садыйков яшьләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.

Түгәрәк өстәлнең максаты – кешеләрнең игътибарын абортлар проблемасына җәлеп итү һәм сәламәтлек саклау идарәсе органнарының, медицина, иҗтимагый һәм дини оешмаларның абортларны профилактикалау һәм киметү буенча көчләрен берләштерү.

Чарада шулай ук «Умиление» аналыкны һәм балаларны яклау үзәге белгече Аида Фиогбе да катнашты. Ул «Плюс бер» проекты кысаларында үзәкнең эше, эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде, консультацияләрдә һәм яшьләр белән эшләгәндә кулланыла торган күрсәтмә материал күрсәтте.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наталья Елхова районда тормышка ашырыла торган «Булачак әниләр» программасы турында доклад белән чыгыш ясады. Программа аналарның яңа туган сабыйлардан иртә баш тартуларын профилактикалауга, туучылар санын арттыруга, гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар районда демография буенча статистик мәгълүматлар турында сөйләделәр, комплекслы чараларны гамәлгә ашыру кирәклеген расладылар, абортларны профилактикалау юлы белән туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән эшне көчәйтергә карар кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International