Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы пенсионерлар һәм инвалидлар арасында компьютер белеме буенча «Хикмәт» дигән республика чемпионаты турында игълан итә. Чемпионат ТР Төзелеш министрлыгы белән берлектә Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча төбәк бүлеге ярдәмендә үткәрелә.
Чемпионат мәгълүмати технологияләр өлкәсендә пенсионерлар һәм инвалидларның белем дәрәҗәсен күтәрүгә, компьютер белән идарә итү күнекмәләрен үстерүгә һәм мәгълүмати технологияләрне көндәлек тормышка кертү процессларын стимуллаштыруга юнәлдерелгән.
Чемпионат ике этапта уздырыла:
I этап – 18 апрельдән 30 июньгә кадәр ТР муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында;
II этап (республика (финал) – 4-5 октябрьдә Казан шәһәрендә.
Чемпионатта 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша ала.
Катнашучылар компьютер техникасы нигезләрен белергә, Яндекс эзләү системасында эшли белергә, электрон почта, Word һәм PowerPoint программалары, www.gosuslugi.ru, www.uslugi.tatar.ru порталлары белән куллана белергә тиеш. Шулай ук аларга мәгълүмати куркынычсызлык буенча биремне үтәргә кирәк булачак.
Җиңүчеләр дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.
Оештыру комитетының контакт мәгълүматлары: Казан шәһәре, Волгоград ур., 47, тел.: (8843) 557-21-21, e-mail: Hikmat.RT@tatar.ru.
Чемпионат турында нигезләмә белән монда танышырга мөмкин >>.