Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 8 апрель көнне социаль эш буенча белгеч Э.И. Нәгыймова һәм комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Г.В. Локманова ата-аналар өчен мәктәптә дәрес үткәрделәр. Алар ата-аналарны суда рәсем ясау техникасы белән таныштырдылар.
Эбру-релаксация арт-терапиянең бер төре, ул интуитив рәсем ясау алымына карый. Бу тынычланып ял итүнең яхшы ысулы, баш миенең сул ярымшарын ял иттерергә, шул рәвешле үзеңнең эчке дөньяңны ачарга мөмкинлек бирә.
Дәрестә ата-аналар үзләренә иҗат итәргә ирек бирде, бернидән дә курыкмады. Мондый чаралардан соң, белгечләр күзәтүенә караганда, эмоциональ-ихтыяр өлкәсе стабилизацияләнә.