«Көмеш» яшьтәге волонтерлар – социаль хезмәтләр алучы өлкән буын гражданнары өчен актив озын гомер сәясәтен тормышка ашыручылар» дигән социаль проектны тормышка ашыру максатыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар өчен чара уздырылган.
Өйдә хезмәтләр алучы әби-бабайларны комплекслы үзәк белгечләре озата барды. Ветераннар советы һәм сукырлар җәмгыяте әгъзалары арасыннан «көмеш» волонтерлар өлкәннәрне бәйрәм концерты һәм сый-нигъмәт белән сөендерделәр. Өстәл артында социаль хезмәт алучылар тормыштан кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар.
Бәйрәм барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф һәм аралашу шатлыгы бүләк итте.