Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле тематик чаралар үткәрелгән.
Мисал өчен, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт тәндә сәламәт рух» дигән спорт-күңел ачу чарасы узды. Белгечләр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты волонтерлары белән берлектә учреждениедә тәрбияләнүчеләр өчен эстафеталар һәм конкурслар белән мавыктыргыч квест оештырдылар. Спорт бәйрәме барышында алып баручылар озын гомерлелек һәм сәламәтлекне кече яшьтән саклап калу принциплары турында сөйләделәр.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Л.З. Хөсәенова волонтерлар белән бергә чара уздырды. «Сәламәт бул!» акциясе кысаларында волонтерлар мәктәптә тематик листовкалар тараттылар.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар да читтә калмады. Минзәлә, Буа, Спас районнары учреждениеләрендә саф һавада чаралар үткәрелде.