Буа интернат-йортында финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр уза

2022 елның 8 апреле, җомга

Пенсионерларның финанс грамоталылыгын арттыру, аларның ышанычсызлыгын җиңү һәм заманча финанс технологияләре белән танышу максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар даими рәвештә финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә катнашалар. Аларны илнең барлык төбәкләре территориясендә пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен Россия Банкы үткәрә.

Узган дәрестә интернат-йорт карамагындагылар финанс җинаятьчелекнең нәрсә икәнлеген һәм үз-үзен һәм гаиләсен ничек сакларга кирәклеген белделәр. Банк хезмәтләреннән һәм карталарыннан ничек имин һәм нәтиҗәле файдалану, финанс инструментларын сайлау, заманча онлайн-технологияләрне куллану – бу һәм башка бик күп нәрсәләр турында социаль хезмәтләр алучыларга сөйләделәр.

Социаль эш буенча белгеч Данира Вәгыйзовна җитәкчелегендә дәресләр индивидуаль формада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International