Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Дания Ярмөхәммәт кызына чүлмәк ясау буенча мастер-класста булу бәхете тәтеде. Чараны «Камиллеккә юл чиксез» хәйрия проекты кысаларында балалар иҗат йорты педагогы Ольга Гыйләҗетдинова үткәрде.
Мастер-класс барышында социаль хезмәтләр алучы чүлмәк ясау өчен җайланмалар белән ничек эшләргә кирәклеген белде, аңа керамик савыт-сабаларны ничек ясарга сөйләделәр. Дәрес өлкән кешегә бик ошады. Оста җитәкчелегендә ул балчык белән эшләргә тырышты – Дания Ярмөхәммәт кызы үз эшеннән канәгать калды. Интернат-йорт карамагындагы мастер-класстан алган хис-кичерешләре белән башка яшәүчеләр белән дә бик теләп уртаклашты.