Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шашка һәм шахмат буенча ярышлар узды. Чарада 18 социаль хезмәт алучы катнашты. Ярышларның максаты – өлкәннәр арасында интеллектуаль спорт төрләрен популярлаштыру, социаль хезмәтләр алучыларның актив ялына булышлык итү.
Көндәшлек рухына карамастан, катнашучылар бер-берсенә булыштылар, үзләренең тактикалары һәм стратегиясе белән уртаклаштылар. Интернат-йорт белгечләреннән торган комиссия иң яхшы уенчыларны билгеләде. Алар барысы да бүләкләр алды.
Социаль эш буенча белгеч Анастасия Кравченко билгеләп үткәнчә, мондый турнирларда иң мөһиме җиңү түгел, ә өлкәннәр белән аралашу.