«Тәтеш балкышы» үзәге өлкән яшьтәге авыл халкын медицина учреждениесенә китерүне дәвам итә

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтеш муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен үзәк район хастаханәсенә китерү дәвам итә. Ел дәвамында 850 кешене колачлау планлаштырыла.

2022 ел башыннан башлап илкүләм проект кысаларында 306 өлкән яшьтәге граждан медицина тикшерүен узды. Олы Шәмәк авылында урнашкан мобиль комплекста Кече һәм Олы Шәмәк, Алабирде, Олы һәм Кече Әтрәч авылларыннан 58 кеше тикшерелде. Урюм, Олы Тархан, Килдеш, Киртәле, Беденьга торак пунктларыннан 94 кеше Бакырчы авылындагы мобиль комплекска китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International