Сукырлар үзәге күрше республикадан килгән кунакларны каршы ала

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

6 апрельдә Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә Марий Эл Республикасының Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең мәдәни-спорт күңел ачу комплексыннан кунаклар булып китте.

«Восход» ансамбле социаль хезмәт алучыларны үз җырлары белән сөендерде. Мари һәм рус телләрендә музыкаль композицияләр яңгырады. Моннан тыш, курчакчы Людмила Новоселова милли киемнәрдә курчакларын күрсәтте. Чара бөти ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды. Социаль хезмәт алучылар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.

Мари Элдан килгән кунаклар өчен белгечләр үзәк буенча экскурсия оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International