Бизиборд өлкәннәрдә кулларның вак моторикасын торгызырга ярдәм итә

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

6 нчы апрель көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шәфкать туташы Эмиль Газизов бизиборд кулланып индивидуаль дәрес үткәрде. Мондый чаралар хәрәкәт итү функцияләрен торгызуга, игътибар, хәтер, ишетү һәм күрү сәләтен яхшыртуга юнәлдерелгән.

«Өлкән кешеләрнең фикерләү, хәтер, сөйләм функцияләре турыдан-туры кулларның вак хәрәкәтләренә бәйле. Кайчагында хәрәкәтчәнлек һәм бармакларның сизгерлеге авыру нәтиҗәсендә начарлана. Бу очракта вак моториканы үстерергә, буыннарны хәрәкәтләндерергә кирәк», – дип уртаклаша медбрат. Аның сүзләренә караганда, системалы дәресләр яшәүчеләргә берничә атнадан соң уңай нәтиҗәләр күзәтергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International