«Яңарыш» үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен спорт бәйрәме оештырылды

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Халыкара спорт көне кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт – сәламәтлек нигезе» дигән девиз астында спорт бәйрәме узды. Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, яшьтәшләр белән позитив аралашу күнекмәләрен формалаштыру торды.

Чараның программасы бик бай иде һәм үз эченә спорт уеннары, эстафеталар, спорт турында табышмаклар алды. Бәйрәмдә катнашучылар бик күп уңай һәм якты хисләр, күтәренке кәеф һәм позитив алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International