6 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Дарья Шәрәфетдинова социаль хезмәт алучылар белән чираттагы дәрес үткәрде. Чара кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр Роршах тестын уздылар. Шәхесне тикшерүнең әлеге психодиагностик алымы 1921 елда Швейцария психиатры һәм психологы Герман Роршах тарафыннан бастырыла.
Роршах тестлары кара тапларны интерпретацияләүгә нигезләнгән. Кешеләргә кара таплар формасында абстракт фоторәсемнәр тәкъдим итәләр. Аларның интерпретациясе сыналган кешенең психологик хәле турында күп нәрсә әйтә ала.
Дәрестә интернат-йортта яшәүчеләр үзләренең кызыксынуларын күрсәттеләр, психолог сорауларына дөрес җавап бирделәр һәм фикер алыштылар. Чара психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне ачыклауга юнәлдерелгән иде.