Буа районының 500дән артык өлкән авыл кешесе «Өлкән буын» проекты чаралары белән колачланган

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны Буа районы медицина оешмаларына китерүне дәвам итә. Мобиль бригада составына машина йөртүче һәм социаль эш буенча белгеч керә.

Китерүнең максаты – диспансерлаштыруны һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү.

Өлкәннәрне диспансеризациягә илтү милли проект кысаларында учреждениегә тапшырылган «Гармония» үзәге автотранспортында алып барыла. Автомобильнең сыйдырышлыгы – 5 кеше, шул исәптән бер урын кресло-коляска өчен каралган.

Китерү максатчан төркем гражданнарын җыю урыннарыннан район медицина оешмаларына кадәр һәм кире илтүне күздә тота. Өлкән яшьтәге кешеләрне һәм коляскадагы өлкәннәрне өйләреннән барып алалар.

2022 елның 1 кварталында медучреждениеләргә 435 кешене китерү планлаштырыла. Фактта әлеге чаралар 65 яшькә җиткән 502 гражданны колачлаган.

Мондый профилактик тикшерүләр иртә стадияләрдә сәламәтлекнең төрле патологияләрен ачыклый, бу өлкән яшьтәге гражданнарның гомер озынлыгын арттыруга ярдәм итә. Проектта катнашучы авыл халкы илтеп җиткерүне оештыручыларга даими рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International