Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучыларны декоратив-гамәли иҗатның төрләре белән таныштырдылар.
Чара барышында белгеч төрле материаллардан: тозлы камыр, балчык, бисер, фоамираннан ясалган эшләнмәләрне күрсәтте. Катнашучылар эшләнмәләрне башкаруның төрле техникалары, аларны әзерләү үзенчәлекләре, эшне башкару алгоритмы турында белделәр.
«Декоратив-гамәли иҗат илһамландыра, иҗади потенциалны ача, фантазияне үстерә, тынычландыра, сабырлыкка өйрәтә һәм үз-үзеңне бәяләүне күтәрә», – ди үзәк белгече.
Социаль хезмәт алучылар иҗади уй-фикерләрне тормышка ашыру өчен төрле материалларны, эш техникасын сайлау мөмкинлеге зур канәгатьлек, рухлану һәм шатлык китерүен билгеләп үттеләр.
Чарада барлыгы 10 кеше катнашты.