«Өмет утравы» үзәгендә алимент йөкләмәләре буенча кабул итү көне узды

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

5 нче апрель көнне Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.

Кабул итүне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф. Камалетдинова, суд приставы-башкаручы К.З. Кадыйров, район социаль яклау бүлеге начальнигы И.П. Алиева һәм «Өмет утравы» үзәге директоры Н.В. Сигаева алып бардылар.

Хокукый ярдәм сорап бер балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр тарафыннан мөрәҗәгатьләр нигезендә тәкъдимнәр бирелде һәм балигъ булмаган балаларга алиментлар түләтү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International