2022 елның 6 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 249 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 165 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 61 262 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 008 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,17 кеше тәшкил итә.