Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучының Минзәлә муниципаль районы Советының юридик сектор мөдире Эмиль Әсәдуллин белән чираттагы очрашуы булып узган. Чара балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә һәм юристтан һөнәри ярдәм алуга юнәлдерелгән.
Очрашуда түбәндәге мәсьәләләр каралды: алиментларга дәгъва гаризасын ничек дөрес бирергә, балага нинди шартларда өлеш бирелә, ана капиталы буенча сораулар. Юрист консультациясе социаль хезмәтләр алучыга килеп туган мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итәчәк.