Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр хезмәт терапиясе белән шөгыльләнәләр

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары үсентеләр өчен чәчәк орлыкларын утырта башладылар. Хезмәт терапиясе буенча дәресләрне күп кенә яшәүчеләр ярата: алар интернат-йортта яшәүчеләрнең яшь вакытта үзләренең өй яны участокларында эшләүләрен исләренә төшерәләр. Җиргә тартылу элеккеге авыл кешеләренең дә, элек шәһәрдә яшәүчеләрнең дә бер үк дәрәҗәдә көчле.

Көз көне хезмәткәрләр җитәкчелегендә өлкәннәр һәм инвалидлар клумбаларда чәчәк орлыкларын җыйганнар, аларны киптергәннәр. Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Альбина Ганина ярдәме белән яшәүчеләр пөхтә итеп контейнерларга грунт салдылар, җирне тырмаладылар, орлыклар утырттылар. 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставнова һәм 88 яшьлек Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Закирә Хәбибуллина бу эшкә җан биреп тора. Аларга карап социаль хезмәтләр алучылар активлаша.

Альбина Ганина сүзләренә караганда, мондый дәресләр яшәүчеләр өчен бик яхшы: аларның кәефләре һәм хәрәкәт активлыгы яхшыра. Хәзер алар шытымнарны, үсентеләрне карап торачак һәм интернат-йорт территориясенең клумбалар белән бизәлгәнен көтеп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International