Март аенда «ЛУЧ – 2022. Люди, умеющие чувствовать» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен интеграцион иҗат Республика фестиваль-конкурсы узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Айгөл Шакирова «Вокал» номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат булды. Кыз берничә ел музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева җитәкчелегендә «Звонкий голосок» студиясендә шөгыльләнә. Белгеч сүзләренә караганда, конкурсларда катнашу үзенчәлекле кешеләрдә актив тормыш позициясен формалаштыруга ярдәм итә, аларның иҗади потенциалын хуплый.