26 апрельдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр өлкән буын гражданнары арасында финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасы узачак.
Олимпиадада 55 һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм ир-атлар, шул исәптән университетта өстәмә белем бирү программалары («Финанс грамоталылыгы нигезләре», «Икътисад һәм хокук», «Хокукый грамоталылык нигезләре», «Сбербанк – өлкән буынга», «Цифрлы финанс грамоталылыгы») буенча Өченче буын университетында белем алган һәм үзлектән белем алу формасында программаларны үзләштергән затлар катнаша ала.
Республика олимпиадасын үткәрү турында нигезләмә, шулай ук онлайн-форматка кушылу буенча инструкция белән биредә танышырга мөмкин >>.
Фото чыганагы: ТР буенча РПФ бүлеге сайты