4 апрель көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иҗади дәрес узды. Ул Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган иде.
Чара барышында балалар Россиядә нинди халык һөнәрчелеге барлыгын белделәр, хохлома рәсеменең килеп чыгуы турында риваять ишеттеләр. Үзәк карамагындагылар иҗади эштә бик теләп катнаштылар. Тәрбиячеләрнең сизгер җитәкчелеге астында балалар тырышып кистеләр, ябыштырдылар, кул эшләре ясадылар. Эшләр кызыклы килеп чыкты.
Тәрбияче Анна Каюмова сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны рус халык иҗатына җәлеп итә, сәнгать зәвыгын үстерә, матурлык һәм кызыксынучанлык хисе тәрбияли.