Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында адаптив өстәл уеннары буенча ярышлар узды. Чараның максаты – инвалидлар арасында адаптив өстәл уеннарын пропагандалау һәм популярлаштыру.
Катнашучылар үз осталыкларын түбәндәге өстәл уеннарында күрсәттеләр: новус, джаколо, шаффлборд, кульбуто, корнхол, тейбл. Барлык бу уеннар да инвалидлар өчен җайлаштырылган.
Өстәл уеннары – стрессны төшерү, когнитив сәләтләрне һәм кулларның вак моторикасын өйрәнүнең менә дигән ысулы. Моннан тыш, коллектив уеннар берләштерә, социальләштерү чарасы булып тора.
«Хәтта галимнәр дә өстәл уеннары кәефне яхшырта, сәламәтлекне, хәтерне ныгытуга ярдәм итә, ә иң мөһиме – тормышны кызыклырак итә, дип исбатлаган!», – дип билгеләп үтә социаль эш буенча белгеч А.С. Кравченко.