«Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә иҗади мастер-класс узды

2022 елның 1 апреле, җомга

Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының төбәк һәм милли этапларында җиңүче Әлфинур Яруллина катнашында сәйлән үрү буенча мастер-класс үткәрелде.

Кайбер катнашучылар бу техника белән беренче тапкыр таныштылар, ә кайберләре останың һөнәри серләре белән кызыксынды.

Билгеләп үтәргә кирәк, сәйлән үрү буенча дәресләр үзәкнең иҗади остаханәсендә даими үткәрелә. Соңгы өч елда гына да техниканы 295 кеше үзләштерде. Күбесе дәресләрне тернәкләнүнең нәтиҗәле ысулы буларак, кайберләре сәйлән белән үрүне керем чыганагы буларак кабул итә. Хәзерге вакытта тернәкләндерү үзәгендә А.Г. Яруллинаның эшләре күргәзмәсе оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International