Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Рабига күленә экскурсия оештырылды. Күпләр биредә беренче тапкыр булды, шуңа күрә барысында да тарихи фактлар зур кызыксыну уятты.
Аста, яр буенда, тәрбияче Ирина Телицына күлнең үзе, аның килеп чыгуы турында сөйләде. Аннары скандинавия йөрешенә игътибар иттеләр, күл тирәсендә йөрделәр, зарядка ясадылар һәм хәтта биеделәр дә.
«Беренче тапкыр шундый матур урыннар күрәм: биек наратлар, чиста һава, хәтта тренажерлар да бар», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты интернат-йортта яшәүче Геннадий Ш.
«Саф һавада йөрү иммунитетны ныгыта, кәефне һәм тормыш тонусын яхшырта, ябыгырга булыша», – дип билгеләде социаль учреждение шәфкать туташы.