«Өлкән буын»: Югары Ослан районында медицина учреждениеләренә 1 347 кеше китерергә планлаштыралар

2022 елның 1 апреле, җомга

«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында урнашкан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан 65 яшьтән өлкәнрәк булган затлары районның медицина оешмаларына илтеп җиткерелә.

2022 елда 1 347 кешене китерү планлаштырыла. 31 мартка медицина оешмаларына 170 өлкән яшьтәге граждан китерелгән.

Социаль хезмәткәрләр фельдшерлар белән берлектә гражданнарны медицина учреждениесенә илтү эшен алып бара. Медицина тикшерүе узучы барлык гражданнар да алдан ук кузгалу урыны һәм вакыты турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International