Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә «Авазлар терапиясе» тернәкләндерү технологиясе уңышлы кулланыла. Технология кысаларында чираттагы чара 30 мартта узды.
Авазлар терапиясе – ул авазлар ярдәмендә кешене гармонияләштерү һәм сәламәтләндерү методикасы. Ул өлкән яшьтәге күп кенә проблемаларны хәл итәргә булыша: апатия, ялгызлык хисе, ару-талу, тормыш белән кызыксыну булмау һ.б. Дәрестә социаль хезмәт алучылар табигать дөньясына чумдылар, ял иттеләр, психологик канәгатьләнү тойдылар. Билгеле булганча, табигать һәм су тавышлары кешенең эмоциональ һәм психологик гармониясен торгыза.
Интернат-йорт белгечләре билгеләп үткәнчә, технологиянең максаты – артериаль басымны нормальләштерү, иммун системаны торгызу, депрессиядән һәм йокысызлыктан арындыру.