Буа районында ата-аналарны балалар агрессиясен җиңәргә өйрәтәләр

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Светлана Шакирова «Балалар агрессиясе» дип исемләнгән чара үткәрде. Очрашуда социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар һәм балигъ булмаган балалар катнашты. Дәреснең төп максаты – ата-аналарда балаларның агрессивлыгы сәбәпләрен ачыклау, баланың агрессив үз-үзен тотышын җиңү юлларын эзләүдә ярдәм күрсәтү.

Дәрес башында белгеч ата-аналар белән балалар агрессиясе барлыкка килү сәбәпләре һәм факторлары, баланың үз-үзен тотышына йогынтысы турында фикер алышты. Аннары гаилә әгъзаларын берләштерүгә юнәлдерелгән уртак тренинг үткәрелде. Чара ахырында психолог ата-аналарга бала белән конфликтлы ситуацияләрдә үз-үзләрен тотышын коррекцияләү буенча киңәшләр бирде.

Мондый дәресләр ата-аналарда балалар агрессиясе проблемасын аңлау культурасын һәм аны җиңеп чыгу юлларын формалаштыралар, шулай ук балалар белән тыгыз элемтәдә торырга һәм актив хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International