30 нчы март көнне «Доверие–Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Конфликтлар һәм аларны чишү ысуллары» дигән темага семинар уздырганнар. Чара Балык Бистәсе агротехника техникумы базасында узды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Венера Шәймәрданова һәм социаль педагог Әнисә Минвәлиева хезмәт алучыларга конфликтның ничек барлыкка килүе, һәм конфликттан ничек чыгу турында сөйләделәр.
Шулай ук семинар кысаларында яшүсмерләргә «Конфликт» видеоролигы күрсәтелде. Катнашучылар аның турында фикер алыштылар, конфликтның төп уңай һәм тискәре якларын билгеләделәр, конфликтлы хәлләрдә үз-үзеңне тотуның төп стратегияләре белән таныштылар. Моннан тыш, яшь социаль хезмәт алучылар тест һәм гамәли күнегүне дә башкардылар.