30 нчы март көнне Зәй муниципаль районында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү технологиясен тормышка ашыру кысаларында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мәгълүмати-танып-белү ведомствоара чарасы оештырылды. Очрашу «Космос» киноучреждениесе базасында узды.
Чарада «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучыларның 25тән артык балигъ булмаган балалары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Дискуссиядән соң малайлар һәм кызлар, әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар бик теләп нәфис фильм карадылар.
Кино, чараны оештыручылар сүзләренә караганда, үз-үзеңне анализлауның универсаль ысулы булып тора. Ул балаларда эмоциональлек, аралашу сәләте, фикер алышуларның бәйсезлеге кебек мөһим сыйфатлар формалаштыруга ярдәм итә. Өлкәннәр белән фильмны төркемләп карау процессы тамашачының үз-үзләренә, хисләренә, хис-тойгыларына һәм уй-фикерләренә туплануын күз алдында тота.
«Заманча балалар кино дөньясының алар белән булуына мохтаҗ. Кино аларны сюжет һәм вәзгыять, герой һәм аның характеры яки гамәлләре арасында параллель үткәрергә өйрәтәчәк. Балалар фильм турында үз карашын саклау мөһим, бигрәк тә геройларны, аларның үз-үзләрен тотышын бәяләү планында», – дип сөйлиләр комплекслы үзәк белгечләре.