30 март көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә Махачкаладан (Дагыстан Республикасы) эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр өчен онлайн-очрашу форматында вакансияләр ярминкәсе узды.
Вакансияләрне «Әлмәт транспорт предприятиесе» МУП, «Римера-Алнас» ҖЧҖ, «АПОПАТ» АҖ, «Әлмәт спецтехника» ҖЧҖ тәкъдим итте.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: барлык категория машина йөртүчеләр, троллейбус йөртүчеләр, токарьлар. Вакансияләр буенча хезмәт хакы 25 000 сумнан 60 000 сумга кадәр тәшкил итә.
Видеоэлемтә барышында предприятиеләр эш эзләүчеләргә эш бирүче тарафыннан бирелә торган өстәмә хезмәт гарантияләре турында сөйләделәр. Мәсәлән, «Римера-Алнас» ҖЧҖдә хезмәткәрләргә санаторий-курорт дәвалавы, хезмәткәрләрнең балаларын җәйге чорда сәламәтләндерү тәкъдим ителә, шәһәр буенча вахта оештырылган, ә предприятиедә медицина кабинеты эшли. «Әлмәт транспорт идарәсе» МУПдә троллейбус йөртүчеләрне, киләчәктә эшкә урнашып, аена 25 000 сум күләмендә гарантияләнгән стипендия түләп, укыту оештырылган.
Эшкә урнашырга теләүчеләрнең анкеталары якын арада Әлмәткә җибәреләчәк, ә эш бирүчеләрнең онлайн-сөйләшүендә катнашкан вакансияләр Махачкала шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүмати стендларында урнаштырылачак.
Онлайн-форматта, территориальара һәм төбәк эчендә вакансияләр ярминкәләре даими үткәреләчәк. Эш бирүчеләр һәм эш үзләүчеләрнең киләсе онлайн-ярминкәләрдә һәм онлайн-сөйләшүләрдә катнашу өчен гаризалар (8553) 32-34-95 телефоны буенча кабул ителә.