Аутистик спектры тайпылышлары булган кешеләр өчен уңайлы мәгълүмати мохит турында онлайн-семинарда сөйләячәкләр

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

2022 елның 31 мартында #ЛюдиКакЛюди Бөтенроссия инклюзив Фестивале кысаларында «Көндәлек тормышта, мәгарифтә һәм эштә аутистик спектры тайпылышлары булган кешеләр өчен уңайлы мәгълүмати мохит» дигән фәнни-гамәли онлайн-семинар узачак.

Семинарны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университеты һ.б. оештыра.

Анда катнашу өчен мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт системасы белгечләре, аутистик спектры тайпылышлары булган кешеләрнең ата-аналары чакырыла.

Семинарның максаты – аутистик спектры тайпылышлары һәм башка менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен уңайлы мәгълүмати мохит булдыру тәҗрибәсен трансляцияләү.

Семинарда катнашу бушлай. Чара Мәскәү вакыты белән сәгать 10:00 башлана. Семинарга электрон теркәлү Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университетының Федераль ресурс үзәге сайтында түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://autism-frc.ru/work/events/1370.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International