Татарстан Республикасы моношәһәрләрендә эшсезлек дәрәҗәсе турында

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 666 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 10 кешегә кимрәк.

Эшсез гражданнар санының артуы Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Чистай һәм Кама Аланы шәһәрләрендә күзәтелә, анда 2022 елның 30 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 096, 205, 35, 151 һәм 158 эшсез кеше исәптә тора.

Яшел Үзәндә бер атна эчендә хәл үзгәрмәгән, анда рәсми рәвештә теркәлгән 281 эшсез кеше санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International