«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларның ата-аналары өчен мастер-класс үткәргәннәр

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Асия Борковских «Йон акварель» дигән мастер-класс үткәргән. Иҗади чарада инвалид балаларның әти-әниләре катнашты.

Йон белән рәсем ясау – бу бик кызыклы техника. Алга таба ата-аналар бу техниканы өй шартларында үз балаларының иҗади сәләтләрен үстерү өчен куллана алалар.

Бала үсеше өчен тактиль элемтә аеруча мөһим булып тора. Мондый дәресләр балаларда сәнгать тәмен, вак моториканы үстерә, сенсорлы караш, иҗади фикер йөртә белү сәләтен формалаштыра. Йон белән эшләү баланы да, олы кешене дә гаҗәеп тынычландыра. Мондый иҗатның нәтиҗәсе дә сөендерә – табигать, натюрморт, әкият сюжетлары төшерелгән матур картиналар килеп чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International