Инсульт кичергән авырулар өчен вак моториканы үстерү – реабилитациянең иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы Галина Семеновна 1 төркем инвалид булып тора. Узган елның августында кичергән инсульт аркасында ул үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә югалтты һәм хәзер ул даими чит кеше ярдәменә мохтаҗ. Нәкъ менә шуңа күрә Яр Чаллыда торучы хатын-кыз ярдәм сорап социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән.
Социаль хезмәткәр Елена Васильевна хезмәтләр алучыга көненә ике тапкыр йөри, гигиена процедуралары үткәрә, ашата, сәламәтлеге торышын контрольдә тота, Галина Семеновнага физик күнегүләр башкарырга, тренажерларда шөгыльләнергә ярдәм итә, бу исә физик яктан актив һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә сакларга ярдәм итә.
Галина Семеновнаның сабырлыгы һәм тырышлыгы уңай нәтиҗәләр бирә. Ул кәефнең яхшыруын билгеләп үтә. Болар барысы да социаль хезмәткәр ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Шул ук вакытта комплекслы үзәк белгече һәм социаль хезмәтләр алучы арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру зур роль уйный.
Һәр иртә Галина Семеновна социаль хезмәткәрне елмаю белән каршы ала, Елена Васильевнага һәм «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә өлкәннәргә игътибарлы булулары, сизгерлекләре һәм ярдәмчеллеге өчен рәхмәт белдерә.